Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көнен ачты
![Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көнен ачты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/12/2/26cf0f69f49e1c3e13681f4ad48bc5c4.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан көнен ачып җибәрде. Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.
«Бүген монда Татарстан республикасын тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләрнең берсе. Без президентыбыз Владимир Путин алып барган сәясәт ярдәмендә шулай эшлибез. Әлбәттә, федераль хакимияткә дә зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан көненә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
«Бүген безнең белән булган һәркемгә ихластан рәхмәт. Татарстан, алга! Бары алга! Бик зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.
- Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы «Россия» күргәзмә-форум кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителә. Кунакларны шулай ук татар аш-суы, түбәтәйләр һәм күннән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, татар телен өйрәнү практикумнары һәм башкалар көтә.