Мәскәүдә Татарстан көнендә «Шаян ТВ» мультфильмнар яздыру буенча остаханә күрсәтте
Халыклар хуҗалыклары күргәзмәсендә узучы Татарстан көнендә «Шаян ТВ» презентациясе булды. Канал мәскәүлеләргә мультфильмнарны тавыш белән яздыру буенча остаханә күрсәтте.
Остаханәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Сезне күрүемә бик шат. Барыгызга да шатлык, исәнлек телим. матур итеп Татарстаныбызны күрсәтегез. Рәхмәт сезгә», – диде Рөстәм Миңнеханов.