Марат Хөснуллин Казан аша узучы «Восток» трассасы кайчан ачыласын әйтте
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Восток» трассасының ел азагында ачыласын әйтте. Ул бу хакта Халыклар хуҗалыклары күргәзмәсендә Татарстан көне ачылышында хәбәр итте.
Мәскәүдән Владивостокка сузылган маршрут «Россия» дип аталачак.
«Ел ахырына без барыбыз да «Восток» трассасының ачылуын көтәбез. Анда иң зур һәм иң озын участок урнашкан. Бу Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Төмән һәм Владивостокка кадәр трасса безнең зур илебезне тоташтырачак эпоха вакыйгасы. Бу маршрут «Россия» дип атала. Шуңа күрә бу – бөек вакыйга», – диде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер Татарстанда махсус проект буенча юллар ремонтлануын да әйтте.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча быел республикада 400 чакрымнан артык юл ремонтланган», – дип искәртте Хөснуллин.