Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында чыгыш ясады
Халык артисты «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды.
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы Татарстан көнендә ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады. «Мин яратам сине, Татарстан» җырын халык торып басып, кушылып җырлады.
«Барыгызны да бәйрәм белән! Бервакытта да онытмагыз: без үзебезгә генә кирәк. Бер-беребезне яклап, бер-беребезне саклап яшик. Мин яратам сине, Татарстан», – диде Салават Фәтхетдинов.
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Мин яратам сине, Татарстан» җырын иң яраткан җыры булуын әйтте.
«Ул минем иң яраткан җырым. Бабаем гел шул җырны тыңлый», – диде ул.