Мәскәүдә Татарстан көнендә республиканың өч фильмы күрсәтеләчәк
2 декабрьдә Мәскәүдә ВДНХдагы кино музеенда (36нчы павильон) мәдәни программа кысаларында Татарстан фильмнары күрсәтелә. Анда «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, продюсер, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы Миләүшә Айтуганова кунак була. Бу хакта ТР Мәдәният минстрлыгы хәбәр итә.
2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Тарлан» киносы күрсәтелә. Ул Татарстан белән Казахстан республикаларының уртак проекты, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча куелган. Фильмда Закир исемле авыл малае белән Тарлан кушаматлы колынның мәңгелек дуслык тарихы тәкъдим ителә.
16:00 сәгатьтә «Сөмбел» фильмы тәкъдим ителә. Ул Татарстан белән Үзбәкстаннның уртак проекты. Тугрылык һәм хыянәт турындагы драма Зифа Кадырованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән.
18:00 сәгатьтә Байбулат Батуллинның «Ядәч» («Бери да помни» ) фильмы күрсәтелә. Анда 6 яшьлек Илһам җәйне авылда үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Рәсим бабай оныгын мавыктыру өчен лагендар ядәч уенын искә төшерә. Аның нәтиҗәсендә Илһамның гаиләсенең тормышы, шулай ук авыл тормышы һәм хыяллары да үзгәрә.
«Россия Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан көнендә тәкъдим ителгән киноларга керү түләүсез.