Татарстан Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка һәйкәл куячак
Татарстан 2024 елның апрелендә Ялтада Советлар Союзы Герое, бу шәһәрнең мактаулы гражданины Гали Мәҗитовка һәйкәл урнаштырачак. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында хәбәр итте.
«Киләсе елда Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгы һәм Ялтаны фашистлардан азат итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Һәйкәл ачылышын бу даталарга багышларга планлаштыралар. Барысы да диярлек рөхсәт алды. Үз вакытында без Ялтада уртак тырышлык белән Мәҗитов урамын ачтык», - диде вице-премьер.
Гали Әхмәт улы Мәҗитов 1917 елның 14 сентябрендә хәзерге Башкортстанның Яңа Шах авылында туа. Ул Казан пехота училищесын, соңрак Оренбург авиация училищесын тәмамлый.
Очучы-штурман Мәҗитов Бөек Ватан сугышы елларында 280дән артык уңышлы очыш ясый. Сугышчан хезмәтләре өчен 7 орден һәм 21 медаль белән бүләкләнә.
Озак вакытлар ул Ялтада ДОСААФ (Армия, авиация һәм флотка ярдәм итә торган ирекле җәмгыять) җирле структураларын җитәкли, авиация техникумында укыта, мәктәп укучыларына лекцияләр укый.
«Мәҗитов кебек геройлар безнең тарихның бер өлеше, легенда булып тора. Һәм аларның үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк», - диде Шәйхразиев.
2021 елның октябрендә Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачылды.