123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2023

«Саф» балалар радиосы «Саф музыка» проектына «Чулпан» мәдәният үзәгендә нәтиҗә ясый

0

«Саф» балалар радиосы коллективы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Саф музыка» проекты нәтиҗәләре турында сөйләде. Проектның төп нәтиҗәсе 4 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә ясалачак.

«Саф музыка» - проекты «Саф» радиосы кысаларында үткәрелде. Быел аның икенче сезонына керештек. Беренче сезоны академик форматта үтте. Төп максат - балаларны яңа эшләү формасына җәлеп итү, радио фондын баету, мирас калдыру. Казанның сәнгать мәктәпләрендә укый, музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә торган балалар башкара торган музыка яңгырасын, дигән ният белән аларны тавыш яздыру студиясенә алып барып, яздырып, музыкаль фондыбызны 60тан артык композициягә тулыландырдык. Һәм алар безнең радионың ирекле фонотекасына тупланды», - диде «Саф музыка» проекты җитәкчесе, музыка белгече, радионың музыкаль мөхәррире Чулпан Яркәева.

Аның әйтүенчә, әлеге проектта балаларны тере музыка белән эшләргә өйрәткәннәр, аларны башка мохиткә җәлеп иткәннәр. «Беренче сезонда катнашкан балаларны яратып, якын итеп күреп өлгердек һәм алар белән эшне дәвам итү турында сөйләшә башладык. Икенче сезонда аларны катнаштырып, өстәмә балаларны җәлеп итеп, эстрада юнәлешен сайладык. Традицион схемадан тайпылырга булдык. Эстрада дигәч, композитор ясаган аранжировка, бала башкарган җыр күз алдына килә. Без башка төрле юнәлеш алдык», - ди ул.

«Yummy music band төркеменә тукталырга булдык. Алар безнең идеяне хуплап алды. Яңа сулыш өрер өчен 15 композицияне сайладык. Алар: ретро-җырлар, инструменталь композициләр һәм бүгенге көндә иҗат ителгән балалар җырлары. Әлеге проект вакытында балалар музыкантлар белән бергә композицияләрнең ретро-вариантларын тыңладылар, аны ничек үзгәртеп була, яңа сулыш өреп була - бергәләп шуны хәл иттеләр», - диде Чулпан Яркәева.

Ул әлеге проект балаларга да, band өчен дә кызык тәҗрибә булды дип саный. «Балалар эстрада музыкасының да мөһим булуын аңлады. Күп очракта эстрада музыкасы күңел ачу музыкасы буларак кабул ителә, ә проектта алар музыканың җитди форматта булуын күзаллады. Музыкантларның күләмле эш башкарганын күреп эш итте», - дип аңлатты ул.

Җырларны төрле жанрда сайлаганнар. «Алар арасында халык җырлары, композиторларның җырлары да бар. Этник композицияләргә дә тукталдык. Нәтиҗәләргә килгәндә, «Чулпан» мәдәният үзәгендә 4 декабрьдә концертыбыз көтелә. Yummy music төркеме балалар иҗат төркеме белән берлектә кичәбез була. Репетиция базасыннан сәхнә мәйданына күчәчәкбез. Балаларны, коллективны туплап, тавыш яздыру студиясенә алып барып, 15 композицияне яздырып, үзебезнең фондыбызны тулыландырачакбыз», - диде «Саф музыка» проекты җитәкчесе.

«Саф музыка» проекты - күңелгә якын, яраткан проектыбыз. Ул - радиодагы музыкаль фондны баету, балаларга тагын да матур җырлар тыңлаттыру өчен уйлап табылган проект. 2023 елның февраленнән бирле тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәт. Беренче сезонда Татарстан яшьләр министрлыгы, икенче сезонда Алдынгылар хәрәкәте белән эшләдек. Казан мэриясе дә зур ярдәм күрсәтте, аларга да рәхмәтлебез», - диде радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина.

«Шушы проектта беренче сезонда сайлап алынган балалар музыка мәктәбендә өйрәнгән әсәрләре белән академик музыка белән чыгыш ясадылар, икенче сезон вакытында - сентябрьдән декабрьгә кадәр без аларны музыка мәктәбе мохитеннән алып, алар өчен җанлы музыка мохитен тудырдык, аларга яңа форматта, яңа шартларда эшләргә мөмкинлек бирдек», - дип билгеләп үтте ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил работников дорожного хозяйства с профессиональным праздником


Спорт в России и мире
Москва

Спортсмены Центрального округа Росгвардии заняли призовые места на всероссийских соревнованиях общества «Динамо» по самбо и боевому самбо


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Янник Синнер

Синнер победил Алькараса и взял «Шлем шести королей»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Москвичам пообещали аномальную погоду: Когда придёт потепление





Путин в России и мире
Москва

Вучич поблагодарил Путина за готовность РФ обеспечить Сербию газом зимой


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Премьер Словакии раскритиковал «план» Зеленского


Навальный в России и мире
Москва

Лавров: никто никогда не узнает, какой диагноз немцы поставили Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Алсу о своем самом первом концерте: «До сих пор сохранились записи»



Москва

В вашем сезоне страсти кипят: подробный гороскоп для Скорпионов с 24 октября по 22 ноября

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net