Актаныш районында яшәүче Сабитовлар «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында районның күренекле гаиләсе Венера һәм Алмас Сабитовларны бүләкләделәр.
Әлеге күпбалалы гаилә «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган. Сабитовлар диплом һәм медаль белән хөрмәтләнде. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Шулай ук балалар йортыннан кайткан сабыйларга гаилә назы, ата-ана җылысы бүләк иткән Сабитовларга өр-яңа автобус ачкычы тапшырдылар.