Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар имзалады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә яки мондый хезмәттән азат ителгәннәргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр турындагы карар имзалады. Татарстан җитәкчесе порталында чыккан документта шулай ук түләүнең күләме һәм сроклары күрсәтелгән.
«Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә, шулай ук ТР дәүләт гражданлык хезмәтеннән азат ителгән РФ гражданнарына Дәүләт бүләгенә яки бүләкләүгә тәкъдим ителгәннән соң бер тапкыр бирелә торган түләүләрне бирергә», диелә карарда.
Документта күрсәтелгәнчә, мондый түләүләрнең күләме ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе яки ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан бирелгәндә дәүләт хезмәткәренең айлык окладының яртысына тигез. Ә республика Дәүләт бүләге бирелгәндә, түләүләр айлык 1,5 оклад күләмендә була. РФ Президенты, РФ Хөкүмәте бүләкләгәндә, премия бер оклад, ә Россия Дәүләт бүләге булганда ике оклад күләмендә була.
Мондый түләүләр, хокукый акт басылганнан соң, 30 көн дәвамында түләнергә тиеш.
Әгәр, түләүләр билгеләнгәннән соң, дәүләт хезмәткәре яки түләү тиеш булган гражданин һәлак булса, түләүләрне аның гаиләсе алачак. Әгәр вафат булучы гаиләсеннән берничә кеше мөрәҗәгать итсә, акча алар арасында тигез итеп бүленәчәк.