123ru.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2023

Тинчурин театры Дастаннар елын «Идегәй» спектакле белән башлый

0

Тинчурин театры «Идегәй» татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльгә чакыра. Спектакльнең премьерасы 26-27 гыйнварга билгеләнгән.

«Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов «Идегәй»не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

«Идегәй» дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театрында яңалык та, борылыш та булачак», - дип белдерде Туфан Имаметдинов.

«Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә үзара низагларның - көчле шәхесләрнең үзара көрәшенең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә баруы, яки көнкүреш низаглар аркасында мөнәсәбәтләре бозылуның никадәр зарарлы булуы идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намус һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.

«Идегәй» спектаклендә Тинчурин театрының танылган актерлары: Татарстанның халык артистлары Илгизәр Хәсәнов, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Сәлим Мифтахов һәм театр актерлары Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Камил Гатауллин, Булат Зиннәтуллин, Илмас Насретдинов катнаша.

Спектакльнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Марсель Нуриев, хормейстер – Алия Хәмзина, музыкаль җитәкче, дирижер – Ильяс Камал. «Идегәй» спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Фәрһад Бәхтияри иҗат итте.

  • «Идегәй» спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музеенда дастанга һәм «Идегәй» әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә багышланган күргәзмә дә әзерләнә.
  • Спектакльгә әзерлек вакытында «Ачык университет» укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган «Татар дастаны ни сөйли?» дип аталган яңа курс оештырды. Шул уңайдан Тинчурин театрында язучы, «Идегәй» дастанының бер вариантының мөхәррие Галимҗан Гыйльманов, тарихчы Дамир Исхаков лекцияләр уздырды. Шулай ук «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

«В ближайшие регионы»: Собянин анонсировал продление МЦД до четырёх областей


Спорт в России и мире
Москва

Олимпийские ценности: доступное жилье в Иваново сдадут по улучшенному стандарту


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова объявила о досрочном завершении сезона


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Первое армянское название в Москве





Путин в России и мире
Москва

Политический директор премьера Венгрии: наша страна сдалась бы в случае


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко назвал условие, при котором Минск применит ядерное оружие




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

Валерия Чекалина, Алёна Блин, Ксения Бородина, Ольга Бузова, Михаил Галустян, Мария Погребняк, Алана Мамаева: ТНТ презентовал новый проект  «Звёзды в джунглях»



Москва

Заммэра Москвы Ефимов: в СВАО по КРТ построят жильё, гостиницу и медцентры

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net