Казан аэропортында сөйләмне танып белү автоматлаштырылган белешмә хезмәте булдырылды
Казан аэропортында сөйләмне синтезлау технологияләренә нигезләнгән автоматлаштырылган белешмә хезмәте булдырылды. Пассажирларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен яңа системаны эксплуатацияләү тест режимында үткәрелә. Бу хакта Татарстан башкаласының аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Система абонент соравы буенча автомат режимда аны кызыксындырган рейс расписаниесе һәм статусы турында хәбәр итә, авиабилетлар һәм югалган багаж турында сораулар барлыкка килгәндә кая мөрәҗәгать итәргә икәнен күрсәтә, багаж ташуның гомуми кагыйдәләре буенча мәгълүмат җиткерәчәк», - диелә хәбәрдә.
Аэропортның автомат белешмә хезмәтенә килгән сорауларга сөйләмне танып белү технологиясе җавап бирәчәк. Система сорауны аңлый, кирәк булганда аныклаучы да сораулар бирә һәм җавап бирә.
Мисал өчен, рейс статусы турында мәгълүмат алу өчен, аның номерын атарга кирәк. Система авиакомпаниянең исемен, очу вакытын, теркәү урыны номерын һәм башка мәгълүматлар бирәчәк.
Системаны сынау ярдәмендә файдаланганнан соң белешмә мәгълүматы тематикасын киңәйтү һәм аны пассажирлар соравына җайлаштыру планлаштырыла, дип билгеләп үтелә.