Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 97 аек булмаган машина йөртүчене тоткарлаганнар
Яңа ел яллары вакытында Татарстан башкаласында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше зыян күргән. Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән 97 йөртүче тоткарланган. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр итте.
«Санкцияләнмәгән гавами акцияләрне кисәтү һәм чикләү эше даими контрольдә тора. Барлыгы 300 хокук бозу очрагы ачыкланган, 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше зыян күргән. Аек булмаган килеш автомобиль белән идарә иткән өчен 97 машина йөртүче тоткарланган», - диде Закиров.
Аның сүзләренчә, Яңа ел ялларында 1 меңнән артык полиция хезмәткәре, Росгвардия һәм муниципаль хезмәткәрләр көн саен Казанда җәмәгать тәртибен һәм кешеләрнең иминлеген саклауны күзәткән.