Алабуга спортчылары бокс буенча XV Бөтенроссия турнирыннан 23 медаль алып кайтты
4-6 гыйнварда Менделеевскида бокс буенча XV Бөтенроссия турниры узды. Ярышта Татарстан Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән 170тән артык спортчы катнашты.
Алабуга данын тренерлар А.Әсхамова, Р.Бариев һәм Р.Хәйруллин җитәкчелегендә 2нче спорт мәктәбенең яшь боксчылары яклады. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Барлык боксчылар да лаеклы чыгыш ясады һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар 3 алтын, 6 көмеш һәм 14 бронза медаль алды.