Чаллы судына бер ир-ат пистолет белән килгән
Чаллыда Җәмәгать судының 3 һәм 6нчы бүлекләре бинасына бер ир-ат өч патронлы травматик пистолет белән килгән. Утлы коралны судка килүчеләрне карап керткән вакытта суд приставы Сергей Язынин тапкан.
Хокук бозучыга судлар эшчәнлеге тәртибен тәэмин итү буенча пристав күрсәтмәсен үтәмәгән өчен беркетмә төзелгән. Бу төр хокук бозу өчен биш йөздән мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, дип искәрттеләр Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.