Түбән Камада пациентларны ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге кабул итәчәк
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе»нең кабул итү-диагностика бүлегендә төзелеш эшләренең барышын тикшерде. Күчмә киңәшмәдә Түбән Кама районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы, подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Хәзерге вакытта төзелеп килүче хастаханә бинасында эшләр тәмамланып килә. Палатаның күпчелек биналары әзер, кирәкле җиһазлар урнаштырырга кирәк. Пациентларның палаталары заманча кондиционерлау системасы белән җиһазландырылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бинаны файдалануга тапшырганнан соң, биредә ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге эшли башлаячак. Барлык кирәкле диагностик һәм дәвалау хезмәтләре бер бинада урнашачак. План буенча, бинаның беренче катында кабул итү бүлеге урнашачак. Ул операция, карау һәм диагностика кабинетлары белән җиһазландырылачак. Югары катларда травматология, кардиореанимация, кардиология, кан тамырлары үзәге, терапия, реанимация һәм гинекология бүлекләре булачак.
«Сәламәтлек саклау объектларын камилләштерү -Түбән Кама районының беренче бурычы, ә кабул итү-диагностика бүлеген төзү безгә кайбер глобаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк», - диде Рамил Муллин һәм яңа хастаханә барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте.
Моннан тыш, ул җиһазлар белән тәэмин итү буенча да фикер алышты. Өч этапта 650 млн сумнан артык бәягә җиһазлар сатып алыначак. Үзәкне ачу агымдагы елның август аена планлаштырылган.