Россиядә 50 меңнән күбрәк абитуриент вузларга гаризаны онлайн тапшырган
Россиядә 50 меңнән күбрәк абитуриент вузларга гаризаны онлайн тапшырган. Алар «Вузга онлайн керү» сервисыннан файдаланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Удмуртиягә сәфәре барышында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илнең барлык югары уку йортларына 67 меңнән артык гариза бирелгән.
«Әлеге сервистан 50 меңнән артык Россия абитуриенты файдаланган инде. Аларның 7 меңнән артыгы – Идел буе федераль округында яшәүчеләр һәм 130дан артык - Удмуртия югары уку йортларының булачак студентлары», - диде ул.