Мөфти: Аллаһы Тәгаләдән Фатыйх абыйның гөнаһын гафу кылу, хәерле гамәлен кабул итү сорыйм
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Фатих Сибагатуллин вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
«Бүген, зөлкагдә аеның 25 көнендә, безнең арадан күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТР Президентының экология буенча киңәшчесе Фатих Сәүбан улы Сибагатуллин ахирәткә күчте. Татарстан мөфтияте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән аларга сабырлык һәм көчле иман бирүен, ә Фатыйх абыйның гөнаһларын гафу кылуын, хәерле гамәлләрен кабул итүен сорыйм», диелә кайгынамәдә.