Рязань өлкәсендә «Ил-76» самолеты һәлакәткә юлыккан, ике кеше үлгән
«Ил-76» хәрби-транспорт самолеты двигательнең төзек булмавы аркасында Рязань өлкәсендә төшеп утырырга мәҗбүр була. Бу хакта ТАСС Россия Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеле булганча, һәлакәттә ике кеше һәлак булган. Шулай ук экипажның дүрт әгъзасы хастаханәгә салынган. Самолет бортында 10 кеше булган.