Актанышта республикакүләм классик шахмат ярышы башланды
![Актанышта республикакүләм классик шахмат ярышы башланды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/6/23/411f2c1affc7ca744add03bb4f40d56f.jpg)
Актанышта республикакүләм классик шахмат ярышы башланды. Республиканың 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы бүген акыл уенында үзләренең көчләрен сыный. Уенчыларның күбесе Актаныштан, районыбыз данын 50 шахматчы яклый. Шахмат буенча республика турниры 4 көн дәвам итәчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева бәйге тантанасында катнашучыларны сәламләп Актанышта шахмат ярышларының гадел бәяләнүен билгеләп үтте.Шуңа күрә дә безнең бәйгеләргә башка төбәкләрдән теләп киләләр, ярышлар да Актанышта еш үткәрелә. Биредә мөмкинлекләр дә, шартлар да җитәрлек. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Республика бәйгесен уздыруга Татарстан Республикасы шахмат федерациясе һәм «БлагоДарение» фонды җитәкчесе Фәрит Салихов зур ярдәм күрсәткән.
Җиңүчеләр шәхси беренчелектә 10 номинациядә бүләкләнәчәк. 2005- 2008, 2009-2010, 2011, 2012-2013, 2014 елгылар һәм аннан да кечерәкләр арасында өчәр призерны кубок, медаль, грамоталар көтә. Шулай ук республиканың Шахмат федерациясе акчалата бүләкләр әзерләгән.
Җиңүгә ирешә алмаган балалар да игътибардан читтә калмаячак. «БлагоДарение» фонды җитәкчесе Фәрит Салихов яхшы баллар җыйган балаларны призлар белән сөендерәчәк.