Кабан күле яр буенда Казан халкын чечетка биергә өйрәтәчәкләр
Мастер-класс татар телендә узачак.
23 июнь көнне Кабан күле яр буенда Казан халкын чечетка биергә бушлай өйрәтәчәкләр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында ритмик бию нигезләре буенча татар телендә дәрес узачак.
Чечетканы икенче төрле «аяк музыкасы» дип атыйлар. Бию мастер-классына теләге булган һәркем килә ала – яшь һәм физик әзерлек дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Чечеткага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйсән Гатауллина өйрәтәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәрес 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Кабан күле яр буе