«Безнең ишегалды» программасына кертелгән территорияләрнең инде яртысы төзекләндерелә
Татарстанда 2022 елга «Безнең ишегалды» программасы планына кертелгән территорияләрнең 50 проценттан артыгында төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә программаның кураторы Арина Петрова хәбәр итте.
««Безнең ишегалды» программасы буенча ике ел эчендә инде 2167 ишегалды төзекләндерелгән – 66 меңнән артык кешенең ишегалды уңайлы, җайлы булды. Һәм без туктамыйбыз: 2022 елда бу 1212 объект. Хәзер инде республиканың 763 ишегалдында эшләр бара. Бу зур күләм – ишегалларының 50 проценттан артыгында юл төзү эшләре алып барыла», – диде Петрова.
Аның сүзләренчә, инде икенче ел рәттән Татарстан халкы онлайн рәвештә (Татарстанның дәүләт хезмәтләре сайтында яки халыкны сораштыру өчен махсус сервиста) иҗтимагый киңлекләр өчен генә түгел, киләсе елга өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк ишегаллары өчен дә тавыш бирә ала. Шул рәвешле Татарстанда яшәүчеләр киләсе елда яңартылачак топ-200 ишегалды исемлеген төзи.