Ислам мәдәнияте музеенда «Ислам - почта открыткаларында» күргәзмәсе ачыла
17 июньдә көндезге сәгать икедә Ислам мәдәнияте музеенда Мәскәү коллекционеры Низам Ибраһимов коллекциясеннән «Ислам - почта открыткаларында» күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Музей Россиядә ислам турында сөйләү өчен беренче тапкыр шундый материалга мөрәҗәгать итә. Почта открыткасы - сюжетларның күптөрлелеген бүләк иткән уникаль материал.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән 222 открытка Россиянең мөселман мәдәнияте белән ил тарихыннан иң кызыклы бер чор белән таныштыра. Открыткаларда - мәчетләр һәм мәдрәсәләр, дини урыннар, интеллигенция вәкилләре, халык типажлары, элеккеге Россия империясенең Идел буе, Урал, Санкт-Петербург, Мәскәү, Себер һәм Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия кебек территорияләрендә булган вакыйгалар.
Моннан тыш, открыткалар аны юллаучының гаилә, көнкүреш вакыйгалары, күченгән урыннары турында хәбәр иткән, алар истәлек булып сакланган. Мондый открыткаларны сәяхәттән, хаҗдан алып кайтканнар. Открыткалар аны җибәрүченең карашлары турында да мәгълүмат биргән. Шулай итеп, күргәзмәдә Исмәгыйль Гаспринский, Фатих Кәрим, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Габдерәшид Ибраһимов һ.б. татар интеллектуальлары һәм мәгърифәтчеләренең фотопортретларын күрергә мөмкин.
Күргәзмә инкыйлабка кадәр булган китаплар, журналлар, Россия мөселман мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтергә ярдәм итә торган документлар белән тулыландырылган.
Күргәзмә проекты Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.