Россия көнендә Түбән Кама телевидение манарасы Россия әләме төсләренә керәчәк
Россия көне хөрмәтенә бүген кич Түбән Кама телевидение манарасы Россия триколоры төсләрендә балкыячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама вице-мэры Марина Камелина сөйләде.
„Манараның тулаем биеклегендә - ә ул 196 метр — әләм барлыкка киләчәк, ә аның фонында: «Россия көне белән», - дип язылачак, диде агентлык әңгәмәдәше.
Трансляция караңгы төшкәч, 20.30 сәгатьтә башлана.
Түбән Кама телевидениесен иллюминация белән тәэмин итү буенча проектны түбәнкамалылар үзләре тормышка ашырырга тәкъдим итте, аны 2016 елда шәһәрнең 50 еллыгына гамәлгә ашырган иделәр. Проектны нефть химиклары проект-конструкторлык үзәгенең элеккеге баш инженеры Юрий Новик эшләгән. Хәзер иллюминация телевидение манарасында даими рәвештә: Яңа елга, Россия көненә һәм башка мөһим вакыйгаларга бәйле рәвештә барлыкка килә.
Хәзер телевидение манарасында көн саен яңа сценарий — Түбән Кама халкына җәйге мотивларны трансляциялиләр.