Россиядә омикрон штаммының яңа вариантын тапканнар
Россиядә беренче тапкыр «омикрон»ның ВА.4 вариантын ачыклаганнар. Журналистларга Роспотребнадзор идарәсенең эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының геном тикшеренүләре лабораториясе мөдире Камил Хафизов хәбәр итүенчә, шулай да ВА.2 штаммы өстенлекле булып кала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эпидемиология фәнни-тикшеренү институты үзәге тарафыннан эшләнгән VGARus базасында SARS-CoV-2 вирусының BA.4 «омикрон»ы субвариантына караган гены саклана. Беренче үрнәкне — Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты, тагын берсен - Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты үзәге кертте. Биоматериалны җыю май азагы белән билгеләнгән», - диде Хафизов.
Ул ВА.2 варианты һәм аның субвариантлары инфекцияләүнең барлык яңа очракларының 95 процентын тәшкил итә, дип аңлатты.
Хафизов сүзләренчә, вакцинация һәм элегрәк кичерелгән ковид авырулары очраклары аркасында барлыкка килгән яхшы иммун катлам, шулай ук эпидемиягә каршы күрелгән чаралар яңа «омикрон»субвариантларына киң таралырга мөмкинлек бирми.
Әмма BA.4. һәм BA.5 вариантлары «омикрон»ның иртә формаларына караганда, кешедән кешегә бераз җиңелрәк бирелә, дип нәтиҗә ясый белгеч.