Якутиядә Татарстан киносы көннәре узачак
Саха Республикасында Татарстан көннәре кысаларында, Якутск АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация составында республика кино әһелләре Якутскига юл тотачак.
Искәртеп узыйк, бер ел элек Татарстан башкаласында Якут киносы көннәре узды. Ул чакта Якутия казанлыларга алты фильм алып килгән иде.
Җавап визитында «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, режиссерлар Илшат Рәхимбай һәм Александр Барыкин катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.
22 июньдә театр һәм эстрада артистлары катнашында «Әпипә» музыкаль комедиясе белән ачыла. Аннары якут тамашачылары Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» драматик фильмын күрәчәк, ул XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» призын һәм тамашачылар симпатиясе призын яулады.
23 июнь көнне кинотеатр экранында режиссер Алексей Барыкинның «Осанна» нәфис-документаль фильмы һәм Әмир Галиәскәровның «Без – 41 нче ел балалары» исемле тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк.
Кино күрсәтүдән һәм фильм төшерүчеләр белән очрашулардан тыш, Якутиядә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында «Россия милли кинематографы: үсеш нокталары» түгәрәк өстәлендә хезмәттәшлек хакында фикер алышачаклар һәм яңа юнәлешләр билгеләнәчәк.