Татарстан трассасында өч җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
![Татарстан трассасында өч җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән](https://tatar-inform.tatar/attachments/06ee812563c1645b1dfd53454b35332d5614c0f1/store/fill/780/440/6e3ca02b8a3b4b8015fa41278c84de291f8f3fbd72469285ee127f2c66d9/d26389aa-748a-4a7b-b537-7c0a99d1b85e.jpg)
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда өч кеше юлда өч җиңел машина бәрелешендә зыян күргән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә. Билгеле булганча, Казан-Оренбург трассасының 190нчы чакрымында республиканың Түбән Кама районында өч җиңел машина бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, 10нчы модель «Лада» машина йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Лада Калина»га барып бәрелгән, ә ул аннан соң каршы як полосага чыгып, «Ауди»га бәрелгән. 10нчы модель «Лада» машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат, аның 17 яшьлек пассажиры, шулай ук чит ил машинасындагы 11 яшьлек пассажир кыз төрле имгәнүләр алган. Табиблар аларга урында ярдәм күрсәткән һәм хастаханәгә беркемне дә алып китмәгән.