Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре советына кертелде
(Казан, 25 ноябрь, Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре советы составына кертелде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указны имзалады.
«< ... > Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улын – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесен Совет составына кертергә», диелә документ текстында.
Шул ук вакытта указда «аерым затларның башка эшкә күчүенә бәйле рәвештә», совет составына үзгәрешләр кертелүе әйтелгән.
VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының элеккеге җитәкчесе Айрат Зарипов совет составыннан чыгарылды.
Дәүләт Советы депутаты булудан туктаган Рифат Ганибаев хәзер Совет составында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте республика оешмасы – Татарстан инвалидлар җәмгыяте рәисе буларак санала.