Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Апрель
2024

Шашлык ясау рецептлары

0
Шашлык ясау рецептлары

Шашлык – хуш исле, сусыл, күмер исе килеп торган ит. Күпләр шашлыкны Кавказ халыклары ризыгы дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Шундый ук шашлыкны дөньяда яшәүче күп кенә халыклар табынында очратырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, «шашлык» сүзе кавказ халкы арасында чыкмаган, ә рус теленә дә очраклы килеп кергән. Ул «шиш» дигән кырым татарлары сүзеннән бозып ясалган.

Шашлык Россиядә XVIII гасырга кадәр билгеле булган, әмма «як-ягын әйләндереп кыздырган ит» дип аталган.

Шашлык барлыкка килгән илне эзләү урынсыз. Борынгы кешеләр ут чыгарырга өйрәнгәч тә учакта әзерләнгән ит ашаганнар. Йөзләгән гасырлар элек аучылар һәм солдатлар утлы корал чистарткычта (шомпол) ит кыздырган.

Бүген исә шашлыкка итне маринадлап кую ысуллары күптөрле. Әмма соңгы вакытта без тавык шашлыгын бик гади ысул белән әзерли башладык. Тавыкны кисәкләргә бүлгәләргә, блендер белән ваклатылган суган һәм соя соусы салып болгатырга һәм салкында 3 сәгать тотарга. Бу шашлыкка башка бернинди тәмләткеч һәм тоз да салмыйбыз. Бик тәмле була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Җырчы Алинә Даутова социаль челтәрләрдә иң тәмле шашлык рецепты белән уртаклашкан.

«Бер тавыкны кечкенә кисәкләргә кискәлим. Әйбәтләп юам, саркытам. Шуңа боҗралап бер лимон турап салам, бер суган, ярты бал кашыгы тоз салам. Әз генә борыч, шашлык өчен тәмләткеч, кыргычтан чыгарып 3 баш сарымсак өстим. 3-4 аш калагы майонез, 1 аш калагы аджика салып болгатам. Өстен тәлинкә белән басып куям.

Пешерергә ярты сәгать кала да шулай итеп әзерләгән бар. Бик тәмле була», – дип яза ул.

Кефир белән маринадланган тавык ите. Тавыкны зуррак кисәкләргә бүлгәләргә, ярымбоҗралап суган турарга, тоз, борыч (шашлык өчен махсус тәмләткечләр) сибәргә һәм 1 пакет кефир салып, 1-2 сәгать тотарга. Аннары учакта кыздырырга мөмкин.

Газлы су һәм лимон согы белән маринадланган тавык ботлары (ак ит өчен туры килеп бетми). Беренче эш итеп 3 литрлы савытка 2 суган турап салырга, тоз сибеп согын чыгарырга, суган өстенә 1,5 кг тавык ботын салырга, тәмләткечләр сибәргә, лимонны урталай бүләргә, өч кисәген ит өстенә салырга, калган лимонның согын ит өстенә сыгарга һәм барысын бергә яхшылап болгатырга, ит күмелерлек итеп минераль су салырга. Минераль су, суган суы һәм лимон согы, тәмләткечләр белән «дуслашып», хуш ис тарата. Азык пленкасы белән каплап, 8 сәгатькә суыткычка куярга.

Итне киви белән маринадлау. Киви белән маринадланган иттән шашлык тәмле һәм йомшак булачак, ниндидер тәмләткечләрдән башка да шашлыкка әчкелтем тәм бирә. Кивидан маринад төрле ит өчен дә, шулай ук балык маринадлау өчен дә яхшы.

1 кг иткә 1 киви, 5 уртача суган, борыч һәм тоз кирәк булачак. Иткә тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга. Суганның бер өлешен ярымбоҗралап турарга, ә икенче яртысын вакларга һәм кул белән суын чыгарганчы изәргә, соңыннан икесен бергә кушарга, шулай ук иткә салып болгатырга. Кивиның кабыгын әрчергә, эре угычтан уарга һәм иткә салып болгатырга. 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Фото: «Татар-информ» архивы

Горчица белән маринадлау. 700 грамм иткә 2 аш кашыгы горчица, 2 аш кашыгы соя соусы, тәменчә тоз һәм борыч кирәк.

Иткә горчица, соя соусы, тоз һәм кара борыч салырга, яхшылап болгатырга, өстен азык пленкасы белән каплап, 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Горчицада маринадланган шашлыкны яшелчәләр һәм соус белән табынга бирергә.

Йорт куяны итеннән томатлы һәм суганлы маринадта шашлык өчен: 1 куян ите, 5 суган, 0,5 литр өйдә ясалган кетчуп (әгәр юк икән, 0,5 литр суда 3 кашый томат пастасын болгатырга мөмкин), 20 мл 9 процентлы уксус, тоз һәм тәмләткечләр. Барысын бергә кәстрүлгә салып болгатырга һәм 5 сәгать маринадларга яки төнгә калдырырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Сарык итеннән шашлык өчен: 1 кг ит, 4-5 суган, тоз, тәмләткечләр, үсемлек мае, 150 грамм шәраб.

Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап суган, шәраб һәм үсемлек мае салып яхшылап болгатырга. Яшь ит булса, берничә минут та җитә, ә карт терлек ите булса 3-4 сәгать кирәк. Әзерләгән вакытта шашлыкларга шәраб сибәргә мөмкин. Мондый шашлыкны базилик, петрушка, яшел суган кебек яшел тәмләткечләр белән бирәләр.

Ялларыгыз күңелле һәм имин узсын! Табигать кочагындагы табыннарыгыз мул, шашлыкларыгыз тәмле булсын!

Фото: © «Татар-информ» архивыннан






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы


Спорт в России и мире
Москва

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 Москвичей и гостей столицы


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анна Курникова

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Чувашия, Карелия и Удмуртия вошли в десятку лучших лесохозяйственных регионов





Путин в России и мире
Москва

ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА. ПРО НАУКУ АКТИВНОЙ ВСЕЛЕННОЙ. ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фёдор Шаляпин

«Всю жизнь я зарабатывал пением и… легким аферизмом». Прохор Шаляпин раскрыл источники дохода в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3    



Москва

Уроженец Новосибирска Горнин стал первым замминистра обороны России

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net