Чаллыда ОРВИ очраклары еллык күрсәткечләрдән 47 процентка арткан
Чаллыда кискен респиратор вирус йоктыручылар саны соңгы атнада сизелерлек арткан. Узган атнада 4159 кешегә кискен репиратор вируслы инфекция диагнозы куелган. Бу турыда Роспотребнадзорның җирле бүлеге мәгълүматына таянып Chelny-biz хәбәр итә.