Татарстан суверенитетының 30 еллыгы митингында темага туры килмәгән шигарләр күтәрелгәне өчен ТИҮ рәисе 15 мең сумлык штрафка хөкем ителде
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев 30 август - Татарстан мөстәкыйльлеге декларацисе кабул ителүнең 30 еллыгы митингын уздырган өчен 15 мең сумлык штрафка хөкем ителде. Ул моны Хәтер көнен уздырмас өчен махсус эшләнә дип саный.