Пермь университетына һөҗүм иткән Тимур Бекмансуровның хәлен табиблар авыр дип бәяли
Атышта җәрәхәтләнгән бер кеше – Пермь хастаханәсендә, тагын җиде кеше федераль үзәкләрдә дәвалана: аларның икесе авыр хәлдә, бишесенең хәле уртача.
Атышта җәрәхәтләнгән бер кеше – Пермь хастаханәсендә, тагын җиде кеше федераль үзәкләрдә дәвалана: аларның икесе авыр хәлдә, бишесенең хәле уртача.
Европада газның биржа бәясе сентябрь ахырында беренче тапкыр бер куб метры өчен бер мең доллардан артып китте һәм ул артуын дәвам итә.
Марина Ракованы 2019 елда Мәгариф үсешенең яңа формалары дәүләт фондына бюджет акчаларын бүлүләре өчен басым ясаган дип шикләнәләр. Ул 30 сентябрьдә Эчке эшләр министрлыгына сорау алуга чакырылган, ләкин килмәгән.
2021 елда Татарстанда тел һәм тарих проблемнарына багышланган барлыгы 30 китап чыккан, шуның 14е Башкортстан татарларына багышланган. Сөйләшүдә сүз күбрәк башкортлаштыру сәясәте турында барды.
27 сентябрьдә Азатлык Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе һәм Татарстанда президент атамасы белән бәйле рәвештә Татарстан парламентының канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисенә сораулар юллаган иде.
Кайбер оешмаларга вакцина ясату турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус белән авыруы турында белешмәсе булганнар гына йөри алачак. Чараларны кертү берничә этапта башкарылачак.
Республикада 1 084 698 кеше вакцина ясаткан, шуларның 953 968е икенче дозаны алган. Медицина, мәгариф өлкәсе һәм социаль яклау оешмалары хезмәткәрләре арасында коллектив иммунитеты 60-80 процент дәрәҗәсендә.
Аңа дүрт меңнән артык машина йөртүче кушылган. Чараны оештыручылар бер атна буе ягулыкны кайсы ягулык сату нокталарыннан гына алырга кирәген билгели.
ФСБ Русия иминлегенә каршы кулланылырдай мәгълүматлар исемлеген раслады. Ул 60 пункттан тора һәм Русиянең хәрби, хәрби-техник хәле, шулай ук “Роскосмос” дәүләт корпорациясе эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар туплауны хупламый.
"Нурчылар" оешмасын булдыруда гаепләнүче ислам белгече Габдрахман Наумовны хөкем итү эше ахырына якынлаша. Дүрт бала атасыннан бернинди куркыныч янамаса да, аны өй сагына күчерү рөхсәт ителми, ул елъярым СИЗОда утыра. Гаиләсе белән күрешүгә дә күптән түгел генә рөхсәт бирелгән.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.