Башкортстанның Балтач районында мишәр, Туймазыда — башкорт мәдәнияте үзәге ачылачак
Әлеге үзәкләр Башкортстан халыклары йорты филиаллары челтәрен һәм эшчәнлеген киңәйтү максатыннан төзелә диелә.
Әлеге үзәкләр Башкортстан халыклары йорты филиаллары челтәрен һәм эшчәнлеген киңәйтү максатыннан төзелә диелә.
16 февраль Акмәчеттә кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Изет Изединовны җирләделәр. Ветеран 83 яшендә коронавирустан хастахәнәдә вафат булды.
Төмән өлкәсе Вагай районында яшәүче Зумрад Шабанов шактый еллар үзенең торакка ия булу хокукларын яклап туганнары һәм түрәләр белән көрәшә. Ниһаять, 1 мартта Вагай районы мәхкәмәсендә шушы эш буенча беренче утырыш көтелә.
Нина (Латифа) Малахова өй сагына куелган, Рузил Яппаров мәхкәмә карары белән ике айга тикшерү изоляторына утыртылган. Яппаровларны террорчыларга ярдәм итүдә шикләнәләр.
Дәресләр быел өч шәһәрдә үткәреләчәк. Курслар Татар телен үстерү комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Тоткарланучылар хәйрия белән шөгыльләнгән булып, Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасына акча җибәреп яткан дип хәбәр ителә.
XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы Уфа һәм Уфа губернасының татар эшкуарлары еллык акча әйләнеше бүгенге акчага әйләндергәндә миллиард сумнан артып киткән.
Вакцинаның составы нинди булуына карамастан, эпидемия шартларында гомерне саклау максатында мөселманнарга вакцина ясатырга мөмкин диелән мөфтият хәбәрендә.
Полиция саннарынча, 2018 елда 253 хатын-кызны ире яки туганы үтергән, бәйсез оешмалар биш мең үлем турында әйтә.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгы узган тәүлектә тагын дүрт кешенең коронавирустан үлүен хәбәр итә.
Навальныйның Уфадагы штабының элекке вәкиле, ЛГБТ активисты Айдар Исмәгыйлев узган җәй Казанда чечен диаспорасы вәкилләре тарафыннан эзәрлекләнүе турында сөйләгән иде. Айдар Русиядән китеп, Нидерландта сәяси сыену алган. Ул Азатлыкка илдән китү, сыену алу сәбәпләре турында сөйләде.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.