Уфада журналистлар Иван Сафроновны яклап пикетка чыкты
Башкортстандагы төрле киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләгән бер төркем журналистлар Иван Сафроновны яклап ялгыз пикетлар уздырды.
Башкортстандагы төрле киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләгән бер төркем журналистлар Иван Сафроновны яклап ялгыз пикетлар уздырды.
8 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә 150 мең сумлык штраф карарын гамәлдән чыгарып кисәтүгә алыштырды, ә качаклар фондына бирелгән 150 мең сумлык җәзаны гамәлдә калдырды.
8 июльдә Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе математик-анархист Азат Мифтахов эшен карады. Утырыш башта 3 июньгә билгеләнгән иде, СИЗОдагы карантин аркасында ул берничә тапкыр күчерелеп килде.
Русия белән Кытай Сүриядә Бәшәр Әсадның канлы режимына ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекне дә файдалана. АКШның БМОдагы даими вәкиле Келли Крафт шулай дип белдерде.
Мәскәү яшьләрен татар ресторанына җыеп, сигез ел буе интеллектуаль уеннар оештырган IQ-клубка нигез салучы Тимур һәм Дания Кудаевлар гаиләсенең Түбән Новгород өлкәсендәге авылга күчеп урнашуына ике ел булды. Азатлык яшь гаиләгә авыл мегаполистан кайсы ягы белән яхшырак икәнен белеште.
Канун өлгесендә андый гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.
Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабының үлүчеләр турындагы соңгы саннары Русия штабы статистикасына кермәгән.
Русия хөкүмәте һава ширкәтләренә коронавирус пандемиясе аркасында булмый калган очышлар өчен юлчыларга акча кайтару урынына ваучерлар бирүне рөхсәт итү карары чыгарды.
2021 елның 6 июленнән АКШның Дөнья сәламәтлек оешмасында әгъзалыгы туктатылырга мөмкин. Трамп идарәсе оешманы пандемия чорында нәтиҗәле эшләмәде дип гаепли.
Совет дәүләте таркалганнан соң килеп туган икътисади кризис вакытында Татарстан, Башкорстаннан күпләр вахта юлы белән Себергә, башка чит төбәкләргә эшкә йөрүгә күчте. Андый гаиләләрдә тормыш ничек корылган? Азатлык хәбәрчесе берничә гаилә белән сөйләште.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.