Башкортстанда «Үрнәк башкорт гаиләсе» ачык республика конкурсы уза
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда икенче тапкыр «Үрнәк башкорт гаиләсе» ачык республика конкурсы уза. Чара «Етегән» республика башкорт бәйрәме кысаларында оештырылды.
« Башинформ » Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, конкурсның зона этабы онлайн-форматта республиканың җиде зонасында — Мәләвез, Туймазы, Тәтешле, Салават районнарында, шулай ук Сибай, Нефтекама һәм Уфада узачак.
Жюри әгъзалары видеороликлар (гаиләләрнең иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтүе) караячак һәм 2022 елның 10 февраленә кадәр финалистлар билгеләнәчәк.
Конкурсның әлеге этабын үткәргәннән соң 21 гаилә сайлап алына, алар республика турына барачак. «Өлгөлө башҡорт ғаиләһе» конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын жюри 2022 елның 1 мартында «Етегән» башкорт бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеләячәк.
