Россиядә бер атнада беренче тапкыр коронавирусның 90 меңнән кимрәк очрагы ачыкланды
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Атна буена беренче тапкыр Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 90 меңнән кимрәк тәшкил итте. Узган тәүлектә 89 174 кеше ковид йоктырган.
Авыручыларның күбесе Свердловск (4 785) һәм Самара (3 6230) өлкәләрендә, шулай ук Санкт-Петербургта (3 422) теркәлгән. Бу хакта федераль оператив штаб хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, госпитализацияләр саны шулай ук 7,3 процентка кимегән һәм 9 849 пациент тәшкил иткән.
Коронавирустан 776 кеше үлгән. Шулай ук бер көндә 160 507 кеше ковидтан тулысынча терелгән.