Әстерхан татарлары: «Алтын Урданың уртасында утырып, без татар булмасак!»
«Әстерхан революциягә кадәр татар мәдәни үзәкләренең дә берсе була» Әстерхан өлкәсе татарларының бай тарихы бар. Бу җирләр Төрки һәм Хәзәр каганлыклары, Алтын Урда, Нугай Урдасы составларында була. 1460 елларда биредә татар дәүләтләренең берсе булган Әстерхан ханлыгы оеша. Ханлыкның Хаҗитархан дигән борынгы исеме татар халкының күп санлы риваятьләрендә, дастаннарында сакланып калган. Алтын Урда җимерелгәннән соң, аның территориясендә барлыкка килгән татар ханлыклары бер-бер артлы рус дәүләте тарафыннан яулап алына. Читать дальше...