Кунаклар җиңде
10 гыйнварда “Арча-Арена” боз сараенда хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында Арча һәм Нурлат районнары командалары очрашты. Уен кунаклар файдасына тәмамланды. 10 гыйнварда кич Боз сараенда Кыш бабай һәм Кар кызы тимераякта шуучылар арасында бәйрәм оештырды. — Бозда шуарга теләгән кешеләргә бирү өчен 120 пар тимераяк бар, — ди директор Илһам Шакиров.