Ирешелгән уңышлар да, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар
3 сентябрьдә Кнәз мәдәният йортында Шилнәбаш, Новотроицкое авыллары һәм Комсомолец поселогы гражданнарының халык җыены булды. Ул күңелле вакыйга белән башланды – сәхнәгә 44 ел бергә гомер кичерүче Флера белән Гомәр Гайнетдиновларның ишле гаиләсен чакырдылар. Алар 10 бала табып, тәрбияләп үстергәннәр, инде унбер оныклары бар. Район башлыгы Васил Хаҗиев акыллы, эшчән балалар үстергән өчен аларга ихлас рәхмәт әйтте, истәлекле бүләк тапшырды.
Читать дальше...