Добавить новость
123ru.net
Все новости
Март
2025

Софья Гобәйдуллина җәсәде көле салынган урнаны Мәскәүгә кайтарырга васыять иткән

0

Бүген мәшһүр композитор Софья Гобәйдуллина вафат булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште. Аңа 93 яшь иде. 1991 елдан бирле Германиядә яши иде.

«София Әсгать кызы Гобәйдуллина вафат булу турында ишеттек. Бу хәбәр безне тетрәндерде. София Әсгать кызы – ул үзе бер чор иде. Заманның атаклы композиторы һәм күренекле шәхси сыйфатларга ия булган кеше. Ул безнең хәтердә иҗатка бирелгәнлек, танып беленмәгән нәрсәләрнең асылына төшенергә омтылучанлык, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак», – дип белдергән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин.

«Софья Гобәйдуллина үзенең җәсәде көле салынган урнаны Мәскәүгә кайтарырга васыять иткән иде. Мәскәүдә аның бертуганы Ида да җирләнгән, – диде Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге җитәкчесе Ләйлә Гарифуллина. – Сез беләсез инде, София Әсхәтовна Германиядә яшәде. Безнең үзәк һәрвакыт аның үзе һәм ярдәмчесе белән элемтәдә торды. Соңгы аралашу аны туган көне белән котлап шалтыратуыбыз булгандыр. Хәзер дә без Софья Әсхәтовнаның туганнары белән хәбәрдә, хәзер алар аны соңга юлга озату мәшәкатьләре белән шөгыльләнәләр».

  • Билгеле булганча, Казанда Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге эшли. Ул күренекле композиторның балачагы һәм яшьлеге узган йортта урнашкан.
  • Сания (София) Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туган. Әнисе – Феодосия Федоровна Елхова, әтисе – Әсгать Мәсгут улы Гобәйдуллин. Әсгать Гобәйдуллин – күренекле Гобәйдуллиннар нәселеннән.

Софья Гобәйдуллинаның нәсел шәҗәрәсе танылган тарихи шәхес Байкы би нәселенә барып тоташа. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мәгълүматларына караганда, күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдинның дә тамырлары Байкы бигә тоташкан. Чыңгызханның көрәштәше булган Байкы би турында тарихчы Рашидетдин «Җәмигъ ат-таварих» кулъязмасында да мәгълүмат калдырган.

«Мин үземнең бөек Гобәйдуллиннар нәселенең дәвамчысы итеп тоям, – дигән иде ул Казанга кайткач, заманында үзе белән булган матбугат конференциясендә. – Минем апа хәзер гаиләбез шәҗәрәсе белән мавыга. Мин бу эшләре өчен аңа бик рәхмәтлемен, психологик яктан бу – минем өчен әһәмияткә ия. Вакыт тапсам, тамырларыбызны өйрәнү эшенә мин дә тотыныр идем».

  • Ида Гобәйдуллина (1929-2017) – пианистка, педагог, Казан дәүләт консерваториясен һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган. Озак еллар Казан дәүләт консерваториясендә эшләгән, махсус фортепиано кафедрасы доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, «Татар фортепиано музыкасы» темасына диссертация язган. Казан чорында Марат Әхмәтов (скрипка) һәм Лариса Маслова (виолончель) белән чыгышлар ясаган.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net