Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2022

«Без алардан коррупционер ясадык, кол иттек» - нигә укытучының дәрәҗәсе юк?

0
«Без алардан коррупционер ясадык, кол иттек» - нигә укытучының дәрәҗәсе юк?

Дәрес укытудан тыш, укытучыларга нинди генә эшләр кушмыйлар! Сайлауларда да алар, берничә елга бер үтә торган җанисәп тә укытучылардан башка үтми, парк-скверларны да җыештыралар...

Җәмгыятебез укытучыларга һәрвакыт югары таләпләр куеп килгән. Ул бүген дә шулай. Кайвакыт мәктәп һәм укытучы тормышындагы вак кына хәлләр дә җәмгыять тарафыннан кискен тәнкыйтьләүгә дучар ителә. Соңгы елларда җәмгыятебездә иң тикшерелә, гаепләнә торган катлам булып та укытучылар тора. Район, авыл җирләрендә аларны төрле түләүсез эшкә дә җигәләр. Совет заманында хөрмәткә лаек булып саналган укытучылар, кызганыч, бүген «почет»та түгел. Әнинең сөйләүләре буенча, ул вакытта көтүдән кайтмаган малны да укытучы яшәгән урамга кереп эзләргә оялганнар. Ни өчен бүген яңа буынның тәрбия һәм белеме сагында торган кешеләр шулкадәр кадерсез? Без аларга заказ гына биреп ятабыз түгелме: балам акыллы да, белемле дә булсын, билгеләре дә гел «5» һәм «4»тән генә торсын.

Мәктәп ишегалдыннан да чыгып китмичә, баласы янында ук: «Укытучы сиңа «икеле» куярга тиеш түгел иде. Димәк, ул үзе укытып бетерә алмаган», – дигән сүзләрне үз колагым белән дә ишетергә туры килгәне булды. Әни кеше 7-8 яшьлек баласы белән шулай сөйләшкәч, укытучы авторитеты турында сүз кузгату да урынсыз кебек.

Дәрес укытудан тыш, укытучыларга нинди генә эш кушмыйлар! Сайлауларда да алар, берничә елга бер үтә торган җанисәп тә укытучылардан башка узмый. Язгы каникуллар вакытында фатирдан-фатирга йөреп, балалар бакчасына яки мәктәпкә йөрмәгән балаларны да укытучылар үзләре ачыклый. Алар сабыр да, тырыш та, җитмәсә барысын да җиренә җиткереп тә эшли алалар.

Моннан берничә еллар элек Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә әзерлек вакытында укытучыларның агач кәүсәләрен юып йөрүләре хакында хәбәр, видео таралган иде. Хәлләрен шуннан чамаларга була инде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Кама буен, паркларны, лагерьларны җыештырабыз»

Бүген укытучыларга нинди эшләр кушалар соң? Үз исемнәрен атап сөйләшергә риза булган кеше таба алмадым. Мәктәп репутациясе, үзенең эш урыны өчен борчылды алар.

«Безнең мәктәпнең укытучылар коллективы инде менә берничә ел язын-көзен Кама буен җыештыра, – диде башкалага якын-тирә районнарның берсендә эшләүче укытучы. - Кемнәрдер ял итә, ә укытучылар чүп җыя. Анда бит нәрсә генә юк! Пакет белән төянеп килгәч, кире шуңа салып китәргә генә буладыр бит. Бер тапкыр кулланыла торган пластик савыттан да күп нәрсә юк анда. Күпме ятса да, череми бит».

Казан мәктәбендә эшләүче ханым лагерь җыештырулары турында сөйләде: «Моннан берничә ел элек кенә «Спутник» дип аталган балалар җәйге лагерен җыештырырга йөри идек. Барысы да балалар килгәнче әзер, чиста булырга тиеш. Кыш буе кемнәрдер йөреп пычрата, ә укытучылар җыя.

Мәктәбебез урнашкан райондагы парк, скверларны да үзебез җыештырдык. Микрорайон буенча йөреп, беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы балаларны барлау да безнең бурыч», – диде ул.

Авылдагы ветеран укытучы белән дә сөйләштек. «Элек күмәк хуҗалыклар булганда укытучылар физик эшкә еш тартыла иде. Чөгендер кырын эшкәртү, иген амбарларында эшләү өстенә, авыл урамнарын җыештыруга да мәктәп коллективы чакырыла иде. Хәзер исә укытучылар мондый эшләргә җәлеп ителми, ләкин урамнарны, күл буйларын, урман тирәләрен бик теләп матурлыйлар. Педколлектив уку йортына беркетелгән мәктәп бакчасында да тырышып эшли», – диде ул. Авыл кешесе эштән зарлана белми. 

«Без укытучының авторитетын юк иттек»

Укытучыларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан урыны турында филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хабетдинова белән сөйләштек.

Укытучыларның дәрәҗәсе түбән булуы безнең дәүләттән килә, чөнки ул аның авторитетын күтәрми. Мин иҗтимагый эшләргә каршы түгелмен, тик ул өмә кебек оештырылырга һәм анда укытучылар гына түгел, җәмгыятебезнең башка катлам вәкилләре дә катнашырга тиеш.

Укытучының төп эше – укыту, белем бирү. Ә бүген аның моңа вакыты җитми, чөнки алар көне буена төрле министрлыкларга әллә ничә төрле отчет язарга мәҗбүр. Алар кайчак бер-берсен кабатлыйлар да, чөнки оптимизация нәтиҗәсендә элеккеге вертикаль юкка чыкты һәм эш системалы рәвештә алып барылмый.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Үземнең мисалдан гына чыгып та шуны әйтә алам. «Туган тел бәйрәменә карата нинди чара уздырасыз?» – дип сорап хат килеп төште. Мин уйламыйча, шундый-шундый чара үткәрәм дип җавап яздым. Соңыннан шул чара турында өч тапкыр отчет язарга туры килде. Икенче елны сорасалар, мин уздырмыйм, дип җавап бирәчәкмен, ә чараны оештырам. Мин бит аны отчет өчен дә, шул түрә өчен дә эшләмим. Ул балаларны тәрбияләү, җәмгыятьне кузгату максатыннан чыгып эшләнә. Бу отчетның тәртибе дә юк. Алар аны финансланган чараның максатчан күрсәткечләре белән бутап, миннән шуңа туры китереп отчет сорыйлар. Әлбәттә, бу мине рәнҗетә, чөнки ул минем күп вакытымны ала. Чараны уздырдыммы, юкмы икән дип дәлилләр дә сорыйлар әле. Укытучыларның шуңа да күңелләре төшенке.

Күпме вакыт әрәм итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең дәресләрен рус теленә тәрҗемә итеп утырырга тиеш. Менә мондый кулланмаган, өстән төшкән кирәксез боерыклар укытучының җәмгыятьтәге урынын шәхес итеп түгел, ә кол итеп күрсәтә.

Укытучыларны хөрмәт итү дигән фикер аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гына булып ала. Ә кечкенә генә берәр әйбер килеп чыкса да, аны зур гауга итеп матбугат чаралары тарата башлый. 175нче мәктәптәге фаҗигадән соң да герой итеп теге чирле баланы ясадылар. Ә балаларны коткарган укытучылар кайда соң? Җәмгыять тә, дәүләт тә укытучыларны яклап чыкмады.

Дәүләт укытучыны «козел отпущения» итеп калдырырга тиеш түгел. Алар кулга-кул тотынышып бергә эшләргә тиеш.

Укытучыны мондый хокуксызлык торышыннан чыгарырга кирәк. Бүгенге көндә укытучы кол кебек. Өстән нинди генә иҗтимагый эшләр төшмәсен, барысын да эшләргә мәҗбүр, чөнки канун аның яклы түгел. Җәмгыятьнең составы үзгәрү дә моңа тискәре йогынты ясады. Соңгы биш елда гына да күпме дәүләт предприятиеләре юкка чыкты! Башка оешмалар өстендәге бурыч та дәүләт әгъзасы булган укытучы җилкәсенә төшә, чөнки калганнары инде шәхси оешмалар. Аларга боерык биреп булмый.

Укытучының дәрәҗәсен күтәрү тулысынча дәүләт кулында. Ата-аналарны тәрбияләүдә дә дәүләт зур эш алып барырга тиеш. Хәзер программалар катлаулы һәм системалы белем бирү юк. Укытучы ата-ана алдында максат куя, ә алар үз чиратында укытучыдан ярдәм көтә, нәтиҗәдә ике як та канәгать түгел. Укытучыга бүген эшләве бик авыр.

Мәктәп тәрбия белән шөгыльләнми, ул хезмәт күрсәтә, дидек. Хәзер шушы стратегик хаталар өчен укытучы түли. Элек укытучы шулхәтле авторитетлы кеше иде! Әти-әниләр укытучы янына баш иеп, баламны укытырга кая урнаштырыйм дип, киңәш сорап баралар иде. Ә бүген без аның авторитетын юк иттек. Без аннан коррупционер ясадык, кол иттек. Укытучылар арасында шәхес булганнары бик аз, чөнки аларны бүген куркытып, өркетеп торалар. Укытучы шәхес, хөр фикерле булырга һәм дәүләт аның тавышын ишетергә тиеш, – диде Миләүшә Хабетдинова.

«Икеле» куя башларга вакыт»

ТР Татар милли мәгарифе һәм мәдәнияте хезмәткәрләренең «Мәгариф» ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин:

Мин бу гамәлләргә уңай карыйм. Моның нигезе – мәктәпләрнең муниципалитетларга буйсынуында. Мәктәпләр дәүләт карамагында булырга тиеш. Әгәр дә мәктәпләр министрлык каршында булса, район мәгариф бүлеге мөдирен, директорларны министрлык куйган очракта андый эшләр өелмас иде. Укытучылар сайлауларга да чаба, агитаторлыкны да алар алып бара. Аларны демонстрация, төрле чараларга да куалар, Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннарга азык-төлек тарату да мәктәп аша үтә. Алар түләүсез хезмәткәрләр бит. Башкаларның эшләре бар. Укытучы эшсезгә санала, дәресен үткәрә дә кайтып китә дип уйлыйлар. Дәресен өйдә хәзерләү, дәфтәрен өйдә тикшерү эшкә саналмый. «Акча белән кем дә эшли, сез акчасыз эшләтегез», – дип әйтәләр иде безгә.

 

Фото: © Владимир Васильев

Укытучының дәрәҗәсе түбән булу мәктәпләрдә «икеле» куюны туктатудан килә. Хәзер бит мәктәптә «икеле» куймыйлар. Укытучы «икеле» куйса, ул начар эшли торган укытучы була. Хәзерге дөньяда начар укучылар юк, начар укытучы гына бар. Болар 1965 елда төп мәҗбүри белем белән керде. Европаны куып тотабыз дип тырыштык. Начар укучылар педагогия институтларына барып керәләр, үзләре укытучы булып чыгалар, ул кешенең нинди икәне күренеп тора бит. Диплом биреп кенә кешенең сәләте үзгәрми. Бу башка һөнәрләргә дә кагыла.

Мәктәпләрне яңадан министрлыкка бирергә һәм яңадан «икеле» куюны кертергә кирәк. Алар мәгариф министрлыгына буйсынырга тиеш, район башлыгына түгел. Ул очракта урындагы башлык аларга теләсә нинди эш куша алмый, министрлык белән килешергә һәм ризалык алырга тиеш була, – дип аңлатты Марат Лотфуллин.

Укытучыларның иҗтимагый эшләрдә катнашуы турында Мәгариф минстрлыгында болай дип җавап бирделәр: «РФ хезмәт кодексының 60нчы маддәсе буенча, хезмәт килешүендә каралмаган, хезмәт кодексы һәм башка федераль законнарда каралган очраклардан тыш, хезмәткәрдән өстәмә эш башкаруны таләп итү тыела. Өстәмә эш бары аның язмача ризалык бирүеннән соң гына йөкләнә ала.

Түбәндәгеләрне истә тотып, укытучылар өстәмә эшчәнлеккә хезмәт килешүе, мәктәп уставы, коллектив килешүе яисә Россия һәм Татарстан актлары нигезендә генә җәлеп ителә ала», – диелгән әлеге хатта.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как Москва развивает новые цифровые решения по программе КРТ


Спорт в России и мире
Москва

Росгвардейцы обеспечили правопорядок во время футбольных матчей в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о достижениях национальных целей по экологии





Путин в России и мире
Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает В.В. Путину улучшить либо вообще отменить налоги в обществе.


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Президент Камеруна получил послание от Президента Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский заявил, что обеспокоен заявлениями республиканцев в США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фёдор Шаляпин

Наследие Шаляпина и Рахманинова представили на выставке-форуме «Россия»



Москва

Более 3 тысяч человек прокатились на карусели в Одинцове за неделю

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net