Балтачтагы «Дуслык учагы» фестивале быел республика бюджетыннан финаслана
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин әйтүенчә, Балтачтагы «Дуслык учагы» фестивале быел республика бюджетыннан финаслана.
«Озак еллар дәвам иткән Балтач районы, Киров өлкәсе Малмыж районы һәм Мари Республикасы балаларын берләштерелгән „Дуслык учагы“ фестивале быел 55 нче тапкыр узачак. Күрше төбәкләрдә төрле милләт балаларының дуслыгын ныгытуда бу бик матур чара. Быел ТР Министрлар Кабинетының эш планына кертелеп, республикадан финаслануы безнең өчен шатлыклы вакыйга», — диде Рамил Нотфуллин.
Аның сүзләренчә, бу чара республика планына кертелүе аны тагын да киңрәк үткәрергә мөмкинчелек бирә. «Җәлил укулары, гармунчылар бәйгесе һәм башкалар да быел зуррак масштабта узачак», — дип әйтте.
Рамил Нотфуллин быел Балтачта милләтләр дуслыгын чагылдырган чаралар планы эшләнгәнен әйтте. Барлыгы 100 гә якын чара кертелгән.
«Февральдә 400 һәвәскәр катнашкан „Туган телем — моңлы телем, нурлы телем“ дигән әдәби-музыкаль фестиваль узды. 400 гә якын һәвәскәр чыгышларын күрсәтте. Мәгариф идарәсе инициативасы белән „Татар егете“, „Татар кызы“ дигән бәйгеләр узды», — дип әйтте Балтач башлыгы Мәдәният йортында вице-премьер Васил Шәйхразиев катнашында узган чарада.