Әлмәттә Татарстанның 13 районы сайлау комиссиясе өчен укулар үткәрделәр
(Әлмәт, 22 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 20 майда Әлмәттә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Әлмәт сайлау округы составына керүче Татарстанның 13 районының территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары өчен укулар уздырды. Анда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, шулай ук Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан вәкилләр катнашты. Яңа электрон циклга әзерлек кысаларында республика Үзәк сайлау комиссиясе сайлау процессының барлык нечкәлекләрен үз эченә алган киң күләмле укыту программасын эшләде. Республика Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау системасы әгъзаларының һөнәри белемнәрен югары дәрәҗәдә саклап калу мөһим, дип ассызыклыйлар. «Безнең иң мөһим бурыч — барлык дәрәҗәдәге сайлауларны оештыручыларның югары профессиональлеген саклап калу, ә бу 22 меңгә якын кеше. Сайлауларның ни дәрәҗәдә үтә күренмәле һәм гадел, законлы узуына нәкъ менә шулар бәйле булачак», — ди Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Сайлауларны оештыручылар өчен киң күләмле белем бирү программасында 22 мең кеше катнашачак. Алар — Татарстанның участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары. Укулар көндезге семинарлар, онлайн-лекцияләр форматында уза. Өстәмә рәвештә, сайлау системасының һәр хезмәткәре «Татарстан сайлаучысы» модернизацияләнгән платформасында тест уза. Исегезгә төшерәбез, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар бу елның сентябрендә узачак.