Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы студентлары төрле хуҗалыкларда булды
(Әлки, 20 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында өлкән курсларында укучылар күптән түгел район башлыгы Александр Никошин һәм «Кызыл Шәрык» җәмгыяте инвесторы Адель Хәйруллин белән очрашты. Булачак механизаторлар һәм ветеринария фельдшерлары алардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Шуның өстенә аларны практика үтәргә, ә укулар тәмамлангач, эшкә чакырдылар. Ветеринария бүлегенең өченче курс укучылары бер айлык практикаларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башлап җибәрделәр. Идарә җитәкчесе Роберт Гадиев, белгечләр безнең районда терлекчелек тармагының торышы турында сөйләде, бу тармакта эшләргә уйлаган яшь белгечләргә нинди ярдәм күрсәтелгәнне аңлатты. Курсантлар ветеринария аптекасы мөдире шәхси эшмәкәр Ләйсән Зәйдуллина белән дә очрашты. Ул үз эшен ничек башлап җибәрүе, мөстәкыйль эшләүнең авырлыклары, әмма хәзерге вакытта эшчәнлегеннән канәгать булуы турында әйтеп үтте. «Аптекада уңышлы эшләү өчен төпле белемнәр кирәк. Чөнки авыру терлеге өчен дару сорап килүчегә төпле киңәш бирәбез, дәвалау юлларын аңлатабыз, дару сайлашабыз», — диде ул. Практика үтәчәк курсантларны «Карга» сөтчелек комплексында да ачык каршыладылар. «Кызыл Шәрык» җәмгыятенең сөтчелек тармагы өчен җаваплы белгеч Ирина Вәлиева бу очрашуга Казаннан махсус килде. Ул комплекс эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде, укучыларыбызны диплом алгач бирегә эшкә чакырды. Очрашудан соң 4 укучының төп практиканы шунда узачак, дип килештек. Аларга остаз да билгеләп куйдылар. Практика айлыгының бер көнендә курсантларыбызны Әхмәт авылына, ун еллап инде татар атларын үрчетү белән шөгыльләнүче Фәнис Бакиров хуҗалыгына алып бардык. Бу сәфәр бездә җылы тәэсир калдырды. Биредә яңа биналар, зур мәйданлы утарлар булдырылган. Атларның саны бихисап — 400 башка якын. Әлеге атлар район сабантуйларында да катнаштырыла. Аларны күрү һәркем өчен бик кызык тамаша. «Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында укып һөнәр үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә быел тугызынчы я унберенче сыйныфны тәмамлаучылар безнең уку йортына бик теләп килерләр дип өметләнәбе», — диде көллият укытучысы Фердинанд Мәхмүтов.