Чыршы утлары аркасында ике кызчык үлде
0
1 гыйнварга каршы төндә Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә фаҗига булды. Әти-әниләр чыршыда гирлянданы сүндермичә калдырганнар. Фаразлар буенча, электр үткәргечләрдә кыска ялганыш килеп чыккан. з4 яшьлек әти һәм 28 яшьлек әни өйдән чыгып качканнар, ә аларның 7 яшьлек һәм 11 айлык балалары янгында калып үлгән. Хатфын тәрәзәдән сикергән булган, ә ире – ишектән чыга алган. Агулы газдан тончыккан балаларның үле гәүдәләрен янгын сүндерүчеләр чыгарганнар. Хәзер вакыйга тәфсилләп тикшерелә.