Спас районында төзелешкә ярдәм итү буенча онлайн-сервис эшли башлады
(Спас, 24 март, «Татар-информ», «Яңа тормыш» , Гөлчәчәк Измайлова). Спас районында төзелешкә ярдәм итү буенча онлайн-сервис эшли башлады. Цифрлы киңлектә төзелешнең барлык этапларын да күзәтеп була. Республиканың 44 районында, шул исәптән Спас районында да, «Я строю» цифрлы платформасы эшли башлады. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңа кадәр цифрлы киңлек сынау режимында бары тик Әлмәт һәм Саба районнарында гына эшләде. Яңа сервис ярдәмендә планлаштырылган төзелеш һәм аны тәмамлау турында хәбәр бирергә, участокның шәһәр төзелеше планын һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алырга мөмкин. Шулай ук платформа газ белән тәэмин итү һәм техник хезмәт күрсәтү килешүләренә, участок чикләренә кадәр бушлай газ кертүгә гаризалар бирергә мөмкинлек бирә. «Я строю» ярдәме белән төзелгән объектка адрес бирергә һәм милек хокукына теркәү үткәрергә мөмкин. Быел сервисны киңәйтергә, анда кредит яки ипотека рәсмиләштерү, салымга тотып калынган акчаны алу һәм башка яңалыклар өстәргә җыеналар.