Язучылар берлеге 1 апрель көнне юмор кичәсенә чакыра
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). ТР Язучылар берлеге 1 апрель юмор кичәсе оештыра. ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, «Язучылар елмая яки Казанның күңелле кичләре» дигән тамаша Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында узачак. Юмор кичәсе 17.00 сәгатьтә башлана.