Мөхәммәтшин КФУдан яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольгә алуны сорады
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан федераль университетыннан яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольгә алуны сорады. «Казан университетында белем алган кешеләр белгечлек буенча эшкә урнашсын һәм республикада белемнәрен куллансын өчен эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольгә алырга кирәк. Монда профессорлар-укытучылар составының да, гыйльми советның да җаваплылыгын арттырырга кирәк», — диде парламент җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советының 30нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, алга таба да Казан федераль университеты рейтингын күтәрү өстендә эшләү мөһим.