«Ярдәм» фонды сәламәтлеге чикле кешеләр өчен спорт комплексы төзи
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сәламәтлеге чикле кешеләр өчен спорт комплексы төзелгәнен әйтте. «Спорт комплексы төзелеп бетте диярлек. Ул заманча уникаль комплекс. Хәзер соңгы эшләр башкарыла. Комплексны ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгын билгеләп үткәндә май аенда ачарбыз дип уйлыйм. Аның ачылышын йөзләгән сәламәтлеге чикле булган кешеләр көтә. Кайберләре фитнес, түгәрәкләргә язылып куйды», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында . Аның әйтүенчә, комплекста төрле инвалид төркемнәре өчен футбол, волейбол, баскетбол кебек түгәрәкләр эшләячәк. «Паралимпия уеннарында катнашучылар өчен дә махсус тренажерлар булачак. Тренажерлар чит илдән — Америкадан кайтарылды, санкцияләр кертелгәнче Россиягә кайтырга өлгерде, шөкер» — ди ул. «Аларны паралимпия уеннарына профессиональ рәвештә әзерләргә планлаштырабыз. Андый комплекс башка беркайда да юк. Инвалидлар өчен шөгыльләнергә урын да юк иде, ә сәламәтлеге чикле булганнар бездә бихисап», — диде Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова.