Шаһиәхмәтов: Халыкны эш белән тәэмин итү һәм эш урыннарын саклап калу - мөһим бурыч
(Казан, 15 март, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстан икътисад министры санкцион басым шартларында республика хакимияте игътибарын туплаган төп дүрт юнәлешне атады: эшмәкәрләргә, система барлыкка китерүче оешмаларга ярдәм итү, халыкны эш урыннары һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү. «Быелга планлаштырылган федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру Татарстанда дәвам итәчәк. Кече һәм урта бизнес өчен барлык ярдәм чаралары элеккечә саклана. Бу безнең үсеш, резидентлар һәм сәнәгать парклары үсеше өчен стимул булып тора», — диде Шаһиәхмәтов. Система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләве тагын бер бурыч булып кала. Мондый оешмалар исемлеге федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә формалаштырылган. Татарстан исемлегенә 300дән артык компания керә. Хәзер мөмкин булган барлык ярдәм чаралары да карала. Өстенлекле бурычлар арасында республика халкын эш белән тәэмин итү һәм эш урыннарын саклап калу. Икътисад министры билгеләп үткәнчә, ярдәмнең күпчелек чаралары хәзер предприятиеләрдә эш урыннарын саклап калу белән бәйле. Тагын бер мөһим юнәлеш — сәүдә кибетләрен беренче кирәк-яраклары продуктлары белән тәэмин итү. «Бу юнәлештә шулай ук зур эш алып барыла. Бүгенге көндә барлык сәүдә челтәрләре штатлы режимында эшли, һәм кирәкле барлык товарлар кибет киштәләрендә бар», — дип хәбәр итте Шаһиәхмәтов.