Татар газета-журналларын һәм китапларын 15 процентка кадәр ташлама белән алып була
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татар газета-журналларын һәм китапларны 15 процентка кадәр ташлама белән алып була. ТАТМЕДИА әлеге акцияне 1-4 март көннәрендә Ozon һәм Wildberries маркетплейсларында тәкъдим итә
Бары тик 1-4 мартта татар телендә журнал һәм китаплар, балалар өчен әлифба һәм буягычлар 10-15 процент ташлама белән алып була, дип хәбәр итә ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте.
Ташламалы басмаларны алу өчен сылтамалар:
OZON https://www.ozon.ru/category/zhurnaly-gazety-34105/?seller=162179
Wildberries https://www.wildberries.ru/brands/tatmedia
Тәкъдим ителгән ассортиментта «Салават күпере», «Сөембикә», «Казан утлары» журналлары, шулай ук «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китаплар бар. Аларны берничә көн эчендә Татарстан районнарына һәм Россиянең теләсә кайсы төбәгенә кайтартып була.